Яңалыклар

Казанда узачак ЮНЕСКО Халыкара форумы Россиядән һәм чит илләрдән 1000 якын экспертны җыячак

2022 елның 5-8 декабрь көннәрендә Казанда 1972 елгы Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясенең 50 еллыгына багышланган Халыкара форум узачак. Татарстан башкаласында уза торган форумда якынча 1000 кеше катнашачак, БДБ илләре, Азия, Африка, Латин Америкасы, Якын Көнчыгыш, Абхазия һәм Көньяк Осетия вәкилләре киләчәк.

Форумда катнашучылар – үз илебездән һәм чит илләрдән бөтендөнья мирасы өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, бөтендөнья мирасы объектлары белән идарә итүчеләр, мәдәният, экология, мәгариф һәм дин әһелләре, дип сөйләде ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

«Форум, тулаем алганда, рухилыкны үстерүгә һәм дөньякүләм мәдәни мирасның гомуми принципларын хөрмәт итүгә омтылучы цивилизацияләр, мәдәниятләр һәм халыклар арасындагы багланышларның дәвамы булачак дип ышанам», - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.

Форум кысаларында объектлар белән идарә итүчеләр конференциясе, сәнәгать мирасы буенча конференция, дини мирас буенча конференция, «Бөек Ефәк юлы» конференциясе, бөтендөнья мирасы өлкәсендә яшь белгечләр конференциясе, Бөтендөнья мирасы комитетының яшьләр моделе, катнашучы БДБ дәүләтләренең илкүләм комиссияләре җаваплы сәркатипләренең очрашуы, «Пальмираны постравматик тергезү проблемалары» халыкара конференциясе узачак.

Моннан тыш, 2-3 декабрь көннәрендә форум кысаларында Санкт-Петербург тау университеты базасында ЮНЕСКО канаты астында Халыкара тау-техник белем бирү компетенцияләре үзәгендә «Табигатьтән файдалану һәм бөтендөнья мирасын саклау» халыкара конференциясе узачак.

1972 елгы Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясе – ЮНЕСКО канаты астында эшләнгән иң нәтиҗәле һәм киң танылган халыкара актларның берсе. Ярты гасыр дәвамында Конвенция кысаларында Бөтендөнья мирасы исемлеге – дөньяның гомумкешелек кыйммәтләрен гәүдәләндерүче һәм аерым саклауга мохтаҗ булган данлыклы мәдәни һәм табигый истәлекле урыннарының исемлеге төзелгән.