Яңалыклар

Бөтендөнья мирасны саклау конвенциясенең 50 еллыгына багышланган халыкара форум пресс-конференциясе

30 ноябрь көнне сәг. 10.00 да (Мәскәү вакыты буенча) ТАСС та 5-8 декабрь көннәрендә Казанда узачак Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясенең 50 еллыгына багышланган халыкара форум уңаеннан онлайн-форматта пресс-конференция үтәчәк.

Форумның максатлары, бурычлары һәм программасы турында ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең җаваплы сәркатибе, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры киңәшчесе Григорий Орджоникидзе, Татарстан Республикасының беренче президенты, Татарстан Республикасы дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Санкт-Петербург тау университеты ректоры Владимир Литвиненко сөйләячәк.

Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясе – ЮНЕСКО канаты астында эшләнелгән, иң нәтиҗәле һәм зур танылу алган халыкара актларның берсе. 50 ел дәвамында аның кысаларында Бөтендөнья мирасы исемлеге – гомумкешелек кыйммәтләрен гәүдәләндерүче һәм аерым саклауга мохтаҗ данлыклы мәдәни һәм табигый истәлекле урыннар исемлеге төзелде.

Чара онлайн-форматта узачак. ММЧ вәкилләре чарада алдан аккредитацияләнгән килеш дистанцион рәвештә катнаша алачак. Моның өчен теркәлгәндә WhatsApp кушымтасы булган шәхси мобиль номерны калдырырга кирәк.

Трансляцияне ТАСС сайтында анонс битендә, шулай ук ТАСС Матбугат үзәгенең Вконтактедагы төркемендә карап булачак.

Чыганак: www.tass.ru