Яңалыклар

ЮНЕСКО Халыкара форумы алдыннан йөз волонтер өчен Казан Кремлендә ике көнлек тренинг узды

Бөтендөнья мирасын саклау турындагы конвенциянең 50 еллыгына багышланган Халыкара форумның волонтерлык программасын гамәлгә ашыру кысаларында 12 функциональ юнәлеш буенча 100 ирекле ярдәмче җәлеп ителде. 29-30 ноябрь көннәрендә волонтерлар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән объект – Казан Кремленең җәмәгать урыннарында тренинглар уздылар.

«Без Конвенциянең 50 еллыгына багышланган ЮНЕСКО Халыкара форумына 100 волонтерны гомуми укыту эшен тәмамладык. Алда аларны белем бирү программасының тагын 2 этабы — функциональ һәм объектлар буенча укыту көтә. Һичшиксез, мондый югары дәрәҗәдәге чараны ирекле ярдәмчеләрдән башка гына үткәреп булмый. Укыту программасы волонтерлар өчен мотивацияләү программасының бер өлеше һәм сервисы булып тора, ул волонтерлар эшчәнлеген ихтирам итәргә һәм аларны үз бурычларын сыйфатлы башкару өчен кирәкле мәгълүмат белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», – диде «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО волонтерлар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Айрат Мөбарәкшин.

Ул билгеләп үткәнчә, волонтерлар Оештыру комитетының бер өлеше булып торалар, шуңа күрә аларны автоном режимда эшли торган аерым команда буларак карау мөһим. Аның сүзләре буенча, белем бирү программасы волонтерларга үз юнәлешләрендә кирәкле мәгълүмат бирүе өстенә, команда эчендә нәтиҗәле хезмәттәшлек кору максатына да каратылган.

Волонтерларны гомуми юнәлешле укытуда Кремльнең баш архитекторы — Зәбиров Рөстәм Мөхәммәд улы катнашты, ул аларга Татарстан башкаласының тарихы һәм үзәк мирасы турында сөйләде. Волонтерлар шулай ук үзләренең менеджерлары белән дә таныштылар, чара, аның максатлары һәм бурычлары, төрле категориядәге катнашучылар, оештыручылар, форумның кадерле кунаклары һәм волонтерлар белән идарә итү системасы турында гомуми мәгълүматларны белделәр.

«Мин яңа танышулардан канәгать калдым һәм форум волонтерлары командасының бер өлеше булу теләге йөз мәртәбә көчәйде! Хыялга таба бергәләшеп барабыз! Яхшылыкны бергәләшеп эшлибез!» – дип уртаклашты үзенең хис-кичерешләре белән Михаил Федоренко.

Форумда волонтерлар ике категориядә тәкъдим ителәчәк:
• Форумның рәсми программасы волонтерлары (барлык конференцияләрдә һәм утырышларда катнашачаклар);
• Сервис юнәлешләре волонтерлары.

Функциональ укыту белем бирү программасының икенче этабы булырга тиеш. Анда волонтерлар үзләренең функциональ бурычларын өйрәнәчәк, команда белән танышачак, шулай ук катлаулы хәлләр турында сөйләшеп, аларны хәл итүнең мөмкин булган вариантларын караячаклар. Шулай ук волонтерлар, форумны үткәрү урыны, аның үзенчәлекләре белән танышу һәм зоналарга бүлү максатында, объектлар буенча тренинг узачаклар. Объектлар буенча тренинг кысаларында гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлык техникасы һәм йогынты ясау нигезләренә өйрәтеләчәк.

Форум волонтерларын әзерләү һәм өйрәтү программасының барлык этапларында да катнашу чарада катнашу өчен мәҗбүри шарт булып тора.