«Россиянең профильле идарәчәлекләре, беренче чиратта Мәдәният һәм Табигать министрлыгы тарафыннан ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелергә мөмкин яңа номинацияләр әзерләү буенча зур эш алып барыла, – дип билгеләп узды РИА Новости белән әңгәмәдә Орджоникидзе. – Хәзерге вакытта беренчел исемлектә бар илебез буенча сибелгән 25 мәдәни һәм табигый һәйкәл – Иркутск, Бөек Ростов һәм Енисейскның тарихи үзәкләреннән алып, Башкорт Уралы, Кенозеро милли паркы һәм Васюган сазлыкларына кадәр бар».
Казанның астрономия обсерваторияләреннән тыш, соңгы ике елда Воронежның «Дивногорье» музей-тыюлыгы, Якутиядәге «Каталык» милли паркы һәм Туваның «Патшалар Үзәнлеге»нә кагылышлы тәкъдимнәр ясалган иде.
«ЮНЕСКО белән хезмәттәшлектә шәхсән безнең өчен вакытлыча булып тоелучы сәяси авырлыкларга карамастан, без берничек тә Оешма эшчәнлегенә керткән традицион иҗади һәм конструктив өлешебездән баш тартырга яки аны яңабаштан карап чыгарга җыенмыйбыз. Үз чиратында партнерлар тарафыннан да җавап гамәлләргә өметләнәбез», - дип ассызыклап узды Орджоникидзе.
1-9 декабрь көннәрендә Казан һәм Санкт-Петербург шәһәрләренең элек ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясен оештыру өчен каралган мәйданчыкларында Бөтендөнья мирасны саклау турындагы Конвенциянең 50 еллыгына багышланган Халыкара форум узачак.