Яңалыклар

Белгечләр Пальмира аркасын 2023 ел урталарында физик яктан торгыза башларга уйлыйлар

Сүрия Палмирасының триумфаль аркасын физик яктан реставрацияләү эшләре киләсе ел урталарында башланырга мөмкин. Аны торгызганда, анда беркайчан да булмаган материалларны кулланудан баш тарту турында карар кабул ителгән. «Пальмираны постравматик тергезү проблемалары» халыкара конференциясендә Казан белгечләре бу һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар. 

Сүрия Гарәп Республикасының мәдәният министры Любана Мушаввах хәбәр иткәнчә, Пальмираны торгызуда бик күп җирле халык катнаша, чөнки алар газиз шәһәрләрен кадерлиләр һәм тарихи объектларны торгызу буенча башкарылган эшнең мөһимлеген аңлыйлар.

«Дәүләтнең барлык органнары Сүрияне бергәләшеп үстерергә һәм элек булган халәтенә кире кайтарырга тырыша. Без тормышны торгызырга тиешбез, чөнки кешеләрдән башка ташның бернинди дә әһәмияте юк», – дип билгеләп үтте мәдәният министры. 

Пальмира буенча халыкара фәнни комитет әгъзасы, РФА Матди культура тарихы институты директоры урынбасары Наталья Соловьева сүзләренчә, Пальмирада эшләүче Тадмор халкының барысына да хезмәт хакы түләнә. Белгечләр бу шәһәрдәге тормыш мәсьәләләренә зур игътибар бирәләр, чөнки Пальмираны торгызу — качакларны өйләренә кайтару, дип билгеләп үтте Соловьева. 

«Мин киләсе еллар уртасында без барлык әзерлек чараларын тәмамларбыз һәм берләштерелгән Сирия-Россия коллективының уртак тырышлыгы белән Триумфаль арканы реставрацияләүнең физик процессына керешербез дип ышанам. Әлбәттә, бу бик җиңел булмаячак, чөнки үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәләре шуны күрсәтте: кызганыч, арка пилоннары һәм янәшәдә урнашкан колонналар начар хәлдә», — диде Наталья Соловьева. 

Ул реставрация эшләренең күләме әүвәл көтелгәннән күпкә күбрәк булачагын билгеләп үтте. «Уртак көч белән без Пальмираның Триумфаль аркасын төзекләндереп кенә калмыйча, гомумән Урта диңгез төбәгенең борынгы архитектура һәйкәлләрен дә заманча реставрацияләүгә яңа алымнар эшләячәкбез, ә бәлки әле фәнни әйләнешкә, Сүрия тарихының алтын фондына керәчәк уникаль мәгълүматлар алырбыз», – дип саный Соловьева. 

Триумфаль арканы торгызганда кулланылырга тиешле материаллар турында проектның баш архитекторы Григорий Иванов сөйләде. «Корылмаларның фрагментларын фәкать тугандаш материаллардан гына торгызачаклар, чөнки үзебез өчен билгеләп куйган иң мөһим таләпләрнең берсе – тарихи яктан аутентик булмаган, анда беркайчанда кулланылмаган материаллардан файдалануны мөмкин кадәр булдырмый калу», – диде Иванов. 

Ул билгеләп үткәнчә, арка кечкенә кебек тоелса да, конструктив яктан ул бик катлаулы, аның геометриясен киредән торгызуы җиңел булмаячак, чөнки аны төзү ысулы юкка чыккан бит. 

«Чүл энҗесе» дип аталган Пальмира сакланып калган берничә борынгы архитектура комплексының берсе, безнең эраның I-II гасырларында, Рим хакимлеге чорында төзелгән. Шәһәр Сүрия чүлендә, Дамаск белән Евфрат арасында утырып тора. Борынгы Пальмираның мәһабәт хәрабәләре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелгән.

2015 елда бөтен дөнья Пальмирдагы Бөтендөнья мәдәни мирасы объектларының вәхшиләрчә җимерелүенә шаһит булды. ЮНЕСКОда Пальмираның мәдәни мирасын юк итүне хәрби җинаять һәм кешелек өчен бәяләп бетергесез югалту дип атап, террорчыларның гамәлләрен хөкем иттеләр. Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән иң бөек объектларның берсе – боевиклар тарафыннан шартлатылган Пальмираның Триумфаль аркасы (б.э. II-III гасырлары) – бөтен дөньяга танылган архитектура корылмасы.