Яңалыклар

Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының Яшьләр моделендә 20 артык проект тәкъдим ителде

Бөтендөнья мирасын саклау конвенциясенең 50 еллыгына багышланган Халыкара форум кысаларында 5 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр Казанда «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының Яшьләр моделе узды. Чарада катнашу өчен Казанга федерациянең 14 субъектыннан Берләштерелгән ЮНЕСКО мәктәпләре укучылары килде, алар туган төбәкләренең мәдәни һәм табигый мирасына багышланган 22 проект әзерләгәннәр иде.

«Шунысы кызык, катнашучылар номинацияләрне үзләре сайлаганнар, Конвенцияне, ЮНЕСКО исемлегенә объектларны кертү процедурасы кагыйдәләрен өйрәнгәннәр, Бөтендөнья мирасы объектлары темасына тирәнтен үтеп кергәннәр. Алар үз республикаларындагы, үз төбәкләрендәге объектларны сайлап алганнар һәм биредә тәкъдим иттеләр, якладылар. Шул ук вакытта үзара белем алмашу булды, чөнки катнашучылар 14 төбәктән килделәр, алар бер-берсе турында да белделәр», – диде журналистларга Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре комиссиясенең җаваплы сәркатибе, Россия тышкы эшләр министры киңәшчесе Григорий Орджоникидзе.

ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының Яшьләр моделе Бөтендөнья мирасы комитетының объектларны Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү мәсьәләләре хәл ителә торган утырышларын имитацияләүдән гыйбарәт булды.

«Яшьләргә мәдәни һәм табигый мирасны сакларга һәм якларга өйрәтергә кирәк, моңа ЮНЕСКОның яшьләр хәрәкәте ярдәм итте», – дип белдерде Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

Катнашучылар тарафыннан тәкъдим ителгән проектлар:

1. Раифа Богородица ирләр монастыре (Казан шәһәре, Татарстан Республикасы)
2. Идрис язулары (Уфа шәһәре, Башкортстан Республикасы)
3. «Силава» авылы (Урай шәһәре, Ханты-Манси автономияле округы – Югра)
4. Тамчинский дацан — Россиядә буддизм үзәге (Улан-Удэ шәһәре, Бурятия Республикасы)
5. Уфа II шәһәрчеге (Уфа шәһәре, Башкортстан Республикасы)
6. Касыймов шәһәре (Рязань шәһәре)
7. Кече Сосьва дәүләт табигать тыюлыгы (Пыть-Ях шәһәре, Ханты-Манси автономияле округы – Югра)
8. Воскресенский бакыр эретү заводы (Уфа шәһәре, Туймазы шәһәре, Башкортстан Республикасы)
9. Мәрҗани мәчете (Казан шәһәре, Татарстан Республикасы)
10. Калининград шәһәренең Домск Изге Ана һәм Изге Адальберт соборы (Калининград шәһәре)
11. Копорье ныгытмасы (Санкт-Петербург шәһәре)
12. Изге Богородица Успениесе (Полноват авылы, Төмән өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы — Югра)
13. Пинега карст массивы (Архангельск шәһәре)
14. Томск шәһәренең Красноармейская урамы буенча агач төзелеше сәнгатенең архитектура ансамбле (Томск шәһәре)
15. ВДНХ ( Мәскәү шәһәре)
16. «П.И.Чайковский музей-утары» УР БКУ, Воткинск шәһәре (Ижау шәһәре, Удмуртия Республикасы)
17. Юрьев мәгарәсе (Казан шәһәре, Татарстан Республикасы)
18. Ф.А.Коваленко исемендәге Краснодар край сәнгать музее (Краснодар шәһәре)
19. Суруктаах Хайа язулары (Саха Республикасы (Якутия))
20. Петропавловск соборы (Казан шәһәре, Татарстан Республикасы)
21. «Костенки» дәүләт археологик музей-тыюлыгы (Воронеж шәһәре)
22. «Ольденбургскийлар сарай-комплексы» тарихи-мәдәни үзәге (Воронеж шәһәре)

Пәнҗешәмбе, 8 декабрьдә, Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясенең 50 еллыгына багышланган Халыкара форум тәмамланды. 1972 елгы Конвенция — ЮНЕСКО химаясендә эшләнгән иң нәтиҗәле һәм киң танылган халыкара актларның берсе. 50 ел дәвамында Конвенция кысаларында Бөтендөнья мирасы исемлеге – гомумкешелек кыйммәтләрен гәүдәләндерүче һәм аерым саклауга мохтаҗ булган данлыклы мәдәни һәм табигый истәлекле урыннарының исемлеге төзелгән.