«Бу мәйданчыкта эшләвебезгә бик шатбыз. ЮНЕСКО – барлык аспектларда да чып-чын күп милләтле мәдәни багланышларны тәкъдим итүче оешма. Хәзер, чыннан да, катлаулы вакыт, шуңа күрә кайбер мәсьәләләр четрекле булып кала, әмма ЮНЕСКО — күпьяклы, мультилатерализм принципларында эшләүче оешма булганлыктан, һәрвакытта да эшне дәвам итәргә кирәк булган кайбер аспектлар бар һәм, ни генә булмасын, хезмәттәшлек өчен көч табарга кирәк. Мондый эш авыр вакытларны уздырып җибәрергә булыша да инде», – диде журналистларга ЮНЕСКО каршындагы Кытай Халык Республикасының Даими вәкиле Ян Цзинь.
Аның Казанга беренче тапкыр килүе, ләкин үзенчәлекле татар мәдәнияте турында күп тапкырлар ишетүе, һичшиксез, аның белән якыннанрак танышырга теләве турында сөйләде.
«Бу форум безне берләштерә. Мин монда – Казанда – өченче тапкыр, бу шәһәр белән мине җылы истәлекләр бәйли. Бүген без мәдәният безнең дөньяны һәм халыкларны берләштерә торган халыкара форумда катнашабыз. Кунакчыллыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! Монда без, үзебез туры килергә тиешле таләпләрне һәм критерийларны исәпкә алып, объектларны Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертеп, мәдәният һәм мәгариф белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәчәкбез. Объектларны ЮНЕСКО исемлегенә кертү илгә килүче туристлар агымын 25 процентка арттыра. Бүгенге көндә барлык илләр дә мәдәни туризмга омтыла, һәм бу да ил икътисадын үстерүдә ярдәм итә», – диде Бәһрәйн корольлегенең Шәех Ибраһим исемендәге мәдәният һәм фәнни тикшеренүләр үзәгенең директорлар советына нигез салучы һәм аның рәисе Шәйхә Мэй Әл-Хәлифә.
Үз чиратында, Сүрия Гарәп Республикасының мәдәният министры Люббана Мушаввах Пальмирадагы триумфаль арканы торгызу проектында Сүрия-Россия хезмәттәшлеге — бөек мәдәни мирасны яклауның эчкерсез уртак омтылышын гәүдәләндерә, дип билгеләп үтте. «Без Бөтендөнья мәдәни мирасын саклау һәм реставрацияләү, шулай ук бу мирасны киләсе буыннарга тапшыру өчен зур милли җаваплылыкны аңлыйбыз.», — диде Люббана Мушаввах.
Форум 9 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чара кысаларында җиде конференция һәм ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының Яшьләр моделе узачак.
1972 елгы Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясе – ЮНЕСКО химаясендә эшләнгән иң нәтиҗәле һәм киң танылган халыкара актларның берсе. Ярты гасыр дәвамында аның кысаларында Бөтендөнья мирасы исемлеге – гомумкешелек кыйммәтләрен гәүдәләндерүче һәм аерым саклауга мохтаҗ булган данлыклы мәдәни һәм табигый истәлекле урыннарының исемлеге төзелгән.