Яңалыклар

Казанда Бөтендөнья мирасын саклау турындагы конвенциянең 50 еллыгына багышланган форумда катнашучылар актыккы декларацияне тәкъдим иттеләр

Казанда Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенциянең 50 еллыгына багышланган Халыкара форумда катнашучылар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының дөньяның барлык төбәкләрен тәкъдим итүче гадел һәм вәкиллекле исемлеген төзү яклы. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре комиссиясенең җаваплы сәркатибе, Россия тышкы эшләр министры киңәшчесе Григорий Орджоникидзе пленар йомгаклау утырышында укыган форумның актыккы декларациясендә әйтелә.

«Һәр конференция йомгакларын ниндидер документка кертүе бик кыен булды, чөнки барлык темалар да һәр утырышта тирәнтен тикшерелде, һәм бу – җитди хезмәт. Без шундый гомуми декларация ясарга тәкъдим иттек, ә һәр конференциядән йомгаклау резолюциясе ясалачак», — диде ул.

Документта, аерым алганда, вәкиллекле, географик яктан балансланган, ышанычлы, дөньяның барлык төбәкләрен, шул исәптән Африка илләрен һәм үсеш алучы кечкенә утрау дәүләтләрен күрсәтүче Бөтендөнья мирасының гадел исемлеген төзү кирәклеге турында билгеләнә.

Моннан тыш, форумда катнашучылар дәүләтләрне, халыкара һәм төбәк оешмаларын, коммерция, хәйрия һәм эксперт структураларын 1972 елгы Конвенция нигезләмәләрен гамәлгә ашыруда мәнфәгатьле булган, үсеш алучы илләргә ирекле һәм консультатив ярдәм күрсәтергә чакырдылар.

Декларациядә шулай ук чарада катнашучылар Бөтендөнья мирасы объекты булган «Пальмираның археологик һәйкәлләре»н торгызуга юнәлдерелгән халыкара тырышлыкны хуплыйлар һәм һәр яклы фәнни якын килүнең, аның җимерелгән компонентларын торгызу методологиясенең мөһимлеген билгеләп үтәләр.

Катнашучылар шулай ук климат үзгәреше һәм табигый һәм антропоген рәвештә килеп чыккан катаклизмнарга бәйле рәвештә кешелекнең мәдәни һәм табигый мирасын саклау буенча күпсанлы чакырулар алдында халыкара бердәмлекне ныгытырга өндәделәр.

Пленар утырышта вице-премьер — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, ЮНЕСКО эшләре буенча төбәк комиссиясе рәисе Шамил Гафаров чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, Татарстан тарихи объектларны ЮНЕСКОның бәяләп бетергесез мирасына кертү эшен дәвам иттерәчәк. Ябылу тантанасында вице-премьер мәдәни һәм табигый мирасны саклау һәм файдалану эшендә катнашучыларның һәркайсына рәхмәт белдерде. Форум көннәрендә Татарстанда Россия һәм чит ил белгечләре, дөньяның 56 иленнән фәнни хезмәткәрләр булып китте.

«Бу зур җиңү, алар бездә кунакта булдылар, шундый мөһим һәм актуаль мәсьәләләр турында фикер алышынды. Без ышанабыз, Татарстан һәм Россия Федерациясенең мәдәни мирасы – ышанычлы кулларда. Бу безнең өчен бик мөһим», — диде Гафаров.

Пәнҗешәмбе, 8 декабрьдә, Казанда Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясенең 50 еллыгына багышланган Халыкара форум эше тәмамланды. 1972 елгы Конвенция — ул ЮНЕСКО химаясендә эшләнгән иң нәтиҗәле һәм киң танылган халыкара актларның берсе. 50 ел дәвамында Конвенция кысаларында Бөтендөнья мирасы исемлеге – гомумкешелек кыйммәтләрен гәүдәләндерүче һәм аерым саклауга мохтаҗ булган данлыклы мәдәни һәм табигый истәлекле урыннарының исемлеге төзелгән.