Яңалыклар

Казанда Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясенең 50 еллыгына багышланган Халыкара форум ачылды

Дүшәмбе көнне, 5 нче декабрьдә, Казанда Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясенең 50 еллыгына багышланган Халыкара форумны рәсми рәвештә ачу тантанасы булды һәм пленар утырыш узды. Анда катнашучыларны Россия Федерациясенең мәдәният министры Ольга Любимова, Татарстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Морад Кәримов сәламләде.

Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе рәисе Сергей Лавров чараны оештыручылар һәм анда катнашучылар адресына сәламләү сүзләрен җиткерде. «Форумның үз илебездән һәм чит илләрдән күп санлы экспертларны, шул исәптән ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының Яшьләр моделе вәкилләрен җыюы куандыра. Эчтәлекле көн тәртибе көнүзәк мәсьәләләрнең киң спектрын үз эченә ала. Аерым алганда, «Бөек Ефәк юлы» һәм Сүрия Пальмирасын торгызу проектлары кебек мөһим сюжетлар турында фикер алышырга кирәк», — дип укыды аның сүзләрен Россия Федерациясе тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Вершинин.

Рөстәм Миңнеханов «элек-электән Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында мөһим тоташтыручы буын булып торган» Татарстан Республикасы исеменнән чарага җыелган кешеләрне сәламләде. Аның сүзләренә караганда, төп принципларын һәм идеалларын саклап, төбәк ЮНЕСКОның консультатив органнары белән хезмәттәшлек итүен дәвам иттерергә ниятли. Республика башлыгы, хәзерге сәяси авырлыклар – вакытлыча гына, дип белдерде һәм болай дип дәвам итте: «ЮНЕСКОның төп принциплары, үзара хезмәттәшлек һәм диалог аша без бер-беребезне кабат ишетәчәкбез һәм аңларбыз. Безнең форум берләшү, каршылыкларны җиңеп чыгу, хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсенә чыгу бурычына хезмәт итсен иде. Барыгызга да форумда уңышлы һәм нәтиҗәле эш, үзара аңлашуның яңа фәнни алымнарын формалаштыруны, дуслык һәм бердәмлек телим».

Россия Федерациясенең мәдәният министры Ольга Любимова халыкара форумның нәкъ менә «ата-бабаларыбызның мәдәни һәм рухи мирасы хөрмәт ителә һәм саклана торган» Татарстанда уздырылуын чын мәгънәсендә гадел дип билгеләп үтте. Ул ассызыклап узганча, ЮНЕСКО мәйданчыгында барган бетмәс-төкәнмәс сәясәтләштерү шартларында быел Казанда Бөтендөнья мирасы комитетының 45нче сессиясе узмады, анда исә «Гороховец шәһәренең тарихи үзәге»н абруйлы ЮНЕСКО исемлегенә кертү буенча номинация досьесы каралырга тиеш булган. «Сессияне үткәрүдән баш тарту – безнең карар түгел иде. Ассызыклап әйтәм, Россия, аерым алганда, Мәдәният министрлыгы барлык өлкәләрдә, шул исәптән планетабызның мәдәни һәм табигый мирасын саклау мәсьәләләрендә дә, диалогка һәм халыкара хезмәттәшлеккә ачык кала. Әлеге зур күләмле Халыкара форумны Казанда үткәрү моңа дәлил булды. Берничә дистә дәүләт вәкилләре мирасны саклау һәм популярлаштыруга бәйле төрле мәсьәләләр турында фикер алышырга җыелды», — диде Любимова.

ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы үзәге директоры Лазар Элунду-Ассомо пленар сессиягә видеомөрәҗәгать аша кушылды. Аның сүзләренә караганда, Конвенциянең 50 еллыгын бәйрәм итү – киләсе 50 елга бурычларны билгеләү ул. «Киләчәктә һәркайда каралачак өстенлекле өлкәләр – климат үзгәреше һәм мирасны саклау, цифрлы трансформация, тотрыклы туризм һәм covid-19 соңгы тергезү. Бу өстенлекләрдәге уйларны бергәләп туплап, бездә югары нәтиҗәле ресурслар булдыру һәм киләсе 50 ел эчендә инновацияне тизләтү мөмкинлеге һәм потенциалы бар», – диде Лазар Элунду-Ассомо.

Форум 9 нчы декабрьгә кадәр дәвам итә. Чара кысаларында җиде конференция һәм ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының Яшьләр моделе узачак. Казанга барлыгы 56 илдән вәкилләр килде.

1972 елгы Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясе – ЮНЕСКО химаясендә эшләнгән иң нәтиҗәле һәм киң таныла торган халыкара актларның берсе. Ярты гасыр дәвамында аның кысаларында Бөтендөнья мирасы исемлеге – гомумкешелек кыйммәтләрен гәүдәләндерүче һәм аерым саклауга мохтаҗ булган данлыклы мәдәни һәм табигый истәлекле урыннарының исемлеге төзелгән.