Яңалыклар

ЮНЕСКОның табигый объектлар белән идарә итүчеләре чикара резерватлар өчен бердәм кагыйдәләрне килештерү зарурлыгы турында белдерделәр 

ЮНЕСКО объектларының югары статусы аларга күп кенә өстенлекләр бирә һәм шул ук вакытта хуҗалык эшчәнлегенә җитди чикләүләр кертә, дәүләт гарантияләрен саклауны һәм бөтенлек булуын таләп итә. Әгәр дә ЮНЕСКО объекты ике илнең чикара территориясендә урнашкан булса, анда бердәм кагыйдәләр билгеләве тагын да катлаулырак. Казанда Бөтендөнья мирасы объектлары белән идарә итүчеләр конференциясендә «Убсу-Нур сөзәклеге» тыюлыгы директоры Диинмей Балбан-Оол мондый резерватлар өчен бердәм кагыйдәләрне килештерү зарурлыгы турында белдерде. 

«Без ике дәүләтне тәкъдим итәбез, бездәге законнар төрле һәм, шуңа бәйле рәвештә, кайвакыт эшчәнлектә проблемалар килеп чыга. Мин чикара территорияләрдәге объектларга хезмәттәшлекнең бер тәртипкә китерелгән гомуми кагыйдәләрен эшләргә тәкъдим итәм», – дип белдерде конференциядә Диинмей Балбан-Оол. 

Ул Монголия һәм Россия чигендәге инженер корылмаларының тау бәрәннәренең миграциясенә комачаулый, дип мисал китерде, бу исә Кызыл китапка кертелгән әлеге төр хайваннарның Монгун-Тайга төркемчәсенең арыгуына китерә икән. 

Үз чиратында «Байкал» тыюлыгы директоры Василий Сутула бары тик анда гына эшли торган уникаль проект турында сөйләде. «Байкал» тыюлыгы территориясендә табигый янгыннарны «Авиалесохрана» федераль хезмәте сүндерә. 

«Без моның Россия Федерациясенең бөтен территориясе өчен норма булуын телибез, махсус саклана торган табигый территорияләрдәге табигый янгыннарны, махсус оешма буларак, Авиалесохрана сүндерсен иде. Кызганыч, бу әлегә Байкал аръягы территориясендә генә гамәлдә», – дип белдерде Россия Табигать ресурслары министрлыгының Табигый территорияләрне үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры Ирина Маканова.

Ул билгеләп үткәнчә, дөньядагы геосәяси вәзгыятькә карамастан, бөтен дөнья халыклары өчен уникаль табигый объектларны саклауны һәм каравыллауны дәвам иттерергә кирәк. «Халыкара кабул ителгән нормалар нигезендәге кагыйдәләрне, тәртипне, механизмнарны нәкъ менә безнең объектларга карата билгеләсеннәр иде», — дип төгәлләштерде Макарова. 

Шулай итеп, конференцияләр нәтиҗәләре буенча эшче төркем ЮНЕСКОга тапшырылачак берничә тәкъдим эшләде. Алар арасында: 


  • Бөтендөнья мирасы объектларында аларны саклау буенча оптималь вариантларны һәм йөкләрне билгеләү, саклау һәм тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендәге каршылыкларда иң яхшы тулыландырыла торган яки килешенүле чишелешләрне эзләү юлы белән, туризмны мөһим корал буларак карау
  • Кешелекнең стратегик табигый резервын формалаштыру өчен, Бөтендөнья мирасы объектлары белән җаваплы идарә итүнең иң яхшы модельләрен ачыклау
  • Халыкара макрорегиональ һәм региональ оешмалар (Евразия икътисадый берлеге, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы, Азия-Тын океан икътисадый хезмәттәшлеге) составында климат үзгәреше, экомониторинг һ.б. буенча махсус структуралар булдыру мөмкинлеген карау 
  • Хөкүмәтара комиссияләр нигезендә чикара Бөтендөнья мирасы объектлары өчен бердәм (гомуми) кагыйдәләрне килештерү 

«Без бик күп анык һәм төгәл тәкъдимнәр алдык, ләкин алар шулкадәр җентекле ки, форум декларациясенә боларның барысын да кертеп булмый. Без Тышкы эшләр министрлыгы һәм Россия Табигать министрлыгы белән бәла-казалар һәм проблемалар теркәлгән барлык документлар да алар тарафыннан эштә исәпкә алыначак дип килештек», – дип нәтиҗә ясады Россия Фәннәр академиясенең География институтының фәнни хезмәткәре, «Табигый мирасны саклау» фонды президенты Алексей Буторин. 

Бөтендөнья табигый мирас объектлары белән идарә итүчеләр конференциясе 5 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр Казанда «Корстон» кунакханәсендә Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясенең 50 еллыгына багышланган Халыкара форум кысаларында узды.